Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Алга-үткәнебезгә» дигән күргәзмә ачылды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу көнендә, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Алга - үткәнебезгә» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Экспозициягә Татарстан Республикасы предприятиеләре, Чаллы шәһәре тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы материаллары керде.

Күргәзмә төбәкнең фән, сәнәгать, оборона җитештерүе, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге төп казанышлары, шулай ук эре предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштыра: КАМАЗ, Казан оптика-механика заводы, Казан мотор төзү берләшмәсе, Казан «ЭЛЕКТРОПРИБОР» заводы, «ТАСМА», «Мелита», С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Татхимфармпрепараты» һәм башкалар.

Экспонатлар арасында - нефть бораулау җайланмасы макеты, «KAMAZ-6522, 2000 000 автомобиль» автомобиле моделе, Ту-16 катапультасы, ДГ-128А макеты, «Юпитер – 37А» объективы, «Кама» кинокамерасы, саву аппараты һәм башкалар.

Күргәзмә 2020 елның 20 сентябренә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International