«Сугыш образлары» проекты фондына һәркем үз өлешен кертә ала

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы, РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа Арт музее, Россия Мәдәният фонды һәм Җиңү музее белән берлектә, Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра.

Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм киң аудиториягә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган солдатларыбызның батырлыгы турында мәгълүмат  җиткерү  максатын күздә тота.

Бу - Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шагин, Яков Халип кебек фронт фотокорреспондентлары эшләреннән төзелгән Россиядәге  беренче һәм күләмле тупланма.   

Бүгенге көндә проектның электрон базасында (Образывойны.рф) 2020 фотография урнаштырылган. Порталга керүчеләр  үзләренең шәхси архивларыннан гаилә фотосурәтләрен мөстәкыйль йөкләү мөмкинлегенә ия.  Шулай итеп, безнең һәркайсыбыз Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи истәлекне саклауга үз өлешен кертә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International