Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе укучыларына яңа музыкаль инструментлар бүләк иттеләр

2020 елның 22 мае, җомга

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыкаль инструментлар кайтарылды.

 «Мәдәният» илкүләм  проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә укучылар һәм педагоглар өчен 7 саксофон һәм берничә төрдәге 12 флейта, гитара, шулай ук банкеткалар тапшырылды.

Моңа кадәр мәктәпкә башка җиһазлар: 10 шкаф, 24 өстәл, 5 тумба, шулай ук интерактив такта кайтарылган иде. Якын арада тагын 6 фортепиано, рояль, балалайкалар, аккордеон, баян, барабаннар, домбралар һәм  тавыш җиһазлары кайтарылачак.

Сәүдә нәтиҗәләре буенча Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңарту өчен каралган  финанслау күләме   7 598 758 сум тәшкил итте.

«Безнең мәктәптә югары квалификацияле, тәҗрибәле педагоглар эшли. Безнең өчен иң зур проблема матди база иде. Без түземсезлек белән тагын бер  тапкыр  күпләп музыка инструментларын китерүне көтәбез. Болар барысы да балалар өчен, алар белән филиалларыбыз булган авылларда да эш алып барыла. Аларның матди базасы да яңартылачак», - дип хәбәр итте мәктәп директоры Илфак Ибраһимов.

Ай башыннан бирле музыка инструментлары  шулай ук Лаеш, Аксубай һәм Югары Ослан районнарының балалар сәнгать мәктәпләренә дә кайтарылды.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм  проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасы (Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) ярдәм алачак. Бу максатларга 106 384 500 сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 61 703 000 сумы - федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан.

Моннан тыш, «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында Татарстан мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт уздырылачак: республика бюджетыннан финанс ярдәме белән  10 балалар сәнгать мәктәбе яңартылачак (федераль бюджеттан – 250 719 500, республика бюджетыннан -                   181 555 500); тагын 7 балалар сәнгать мәктәбендә һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә эшләр республика бюджеты акчасына башкарылачак (138 042 000 сум).

***

Музыкаль инструментлар белән тәэмин итүче «Гармоника» компаниясе мәдәният өлкәсендә 20 елдан артык эшчәнлек алып бара һәм музыка уен коралларын җитештерүче компаниянең (аерым алганда, Sonette пианиносын) партнеры булып тора.

"Актаныш" газетасы материалларыннан файдаланып, ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International