«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстан балалар сәнгать мәктәпләренә музыка уен кораллары кайтарыла башлады

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Бүген, 5 май көнне, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенә музыка уен кораллары кайтарылды. Яшь талантлар яңа инструментларда киләсе  уку елында ук уйнарга өйрәнәчәкләр. «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә мәктәпкә 3 акустик фортепиано һәм 10 цифрлы пианино, 6 саксофон, 2 профессиональ һәм өйрәнчекләр өчен 10 флейта, шулай ук аккордеон, гитара, гомумән, 20дән артык төрдәге инструментлар  бирелде.

Бу уку йорты быел үзенең 50 еллыгын билгеләп үтә. Ярты гасыр эчендә бу мәктәп коллективына һәм аның укучыларына беренче һәм шундый кадерле бердәнбер бүләктер, мөгаен.

Сәнгать мәктәбе директоры Галина Соруртдинова бу вакыйгага ихластан сөенүләрен яшермәде.  «Без музыка уен коралларын көйләүдә дә шактый экономияли алабыз, чөнки илкүләм проект кысаларында бөтен инструмент тикшерелгән һәм көйләнгән», – диде балалар сәнгать мәктәбе директоры.

Музыка уен кораллары тапшырылу шатлыгын бүген балалар сәнгать мәктәбендә булган район башлыгы Камил Гилманов та уртаклашты.

«Мин эшләгән 12 ел эчендә без һәр инструментка, откан конкурска, грантка шатландык. Ә бу юлы бөтен шатлык берьюлы килде. Татарстан мәдәниятенә күрсәтелгән ярдәм өчен  Президентыбызга рәхмәт. Сәнгать мәктәбе кадрлар, профессионаллар белән тәэмин ителгән. Сездә педагоглар күп еллар эшли, алар үз эшләренең фанатлары. Концерттан соң аларның укучылары өчен ничек җан атуларын, борчылуларын күрәм. Сезгә уңышлар телим!» – диде сәнгать мәктәбе коллективына район башлыгы.

«Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын җиһазлау мөмкинлеге бирә торган «Мәдәният» илкүләм  проекты өчен Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерәсем килә», – диде Мәдәният бүлеге башлыгы Алексей Тимирясов. Ул билгеләп үткәнчә, «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында мәктәп мебель белән (диваннар, өстәлләр, урындыклар, стеллажлар һ.б.) тулыланды, якын арада мәктәпкә яңа җиһазлар (тавыш аппаратурасы, экраннар, ноутбуклар, проектор), шулай ук методик әдәбият һәм уку материаллары килеп ирешәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасы (Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) ярдәм алачак. Бу максатларга 106384 500 сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 61 703 000 сумы - федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм  максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм  проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстан Республикасы барлык куелган бурычларны тулысынча үтәде, максатчан күрсәткечләргә иреште. 64 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылды, АРТEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турындагы экспозиция белән мультимедиа-гид урнаштырылды, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде, «Мәдәният волонтерлары» программасына 373 кеше җәлеп ителде, Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында тармакның 372 белгече укытылды, 250 китап цифрлаштырылды, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның  2 проекты тормышка ашырылды, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелде.

***

Музыкаль инструментлар белән тәэмин итүче  «Гармоника» компаниясе мәдәният өлкәсендә 20 елдан артык эшчәнлек алып бара һәм музыка уен коралларын җитештерүче компаниянең (аерым алганда, Sonette пианиносын) партнеры булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International