Казанда Мостай Кәрим исемендәге Башкортостан Республикасы Милли яшьләр театры гастрольләре ачылды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Спектакль башланыр алдыннан тамашачылар алдында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Россия һәм Татарстанның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  «Алтын битлек» премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов, М. Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры директоры Рафис Мөхәмәдҗанов чыгыш ясады.

«Бүген без Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры гастрольләрен ачабыз. Безнең театрлар арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, алмаш гастрольләр үткәрү матур традициягә әверелде. Ел башында Татарстан артистлары (Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 2019 елның апрель аенда Уфада гастрольләр белән чыгыш ясады) Уфада үз куелышларын тәкъдим итте,  ә хәзер бездә кунакта бик талантлы яшь коллектив», - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында мәдәният министры урынбасары.

Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры гастрольләре М.Бурангуловның «Башкорт туе» романтик драмасы белән башланып китте. Тамаша милли традицияләр һәм туй йолалары турында сөйли. Сүз уңаеннан, әлеге спектакль күрше республикада туйларны оештыручылар өчен үзенчәлекле энциклопедиягә әйләнгән.

Бүген гастрольләр Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дәвам итәчәк. Башкорт театры биш спектакль – өч балалар һәм ике кичке спектакль күрсәтәчәк. Алар арасында Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган  спектакльләр дә бар - «Тылсымлы тегермән» һәм  «Безнең өйнең яме».

Яшь казанлылар Мостай Кәримнең «Әтәч тегермәне» пьесасы буенча куелган «Тылсымлы тегермән» әкиятен (режиссеры – Мөсәлим Кульбаев, Илгиз Кәримовның инсценировкасы) күрәчәк. Шулай ук тамашачыларга Мөдәрис Багаевның «Акча булса бер букча …» музыкаль комедиясе (режиссеры – Азат Җиһаншин) тәкъдим ителәчәк.

18 сентябрьдә күчмә афишада - бөтен гаилә өчен Ульрих Хубаның «У ковчега в восемь» спектакле  һәм Мостай Кәрим повестьлары буенча «Безнең өйнең яме» спектакле. Ике спектакльнең дә режиссеры - Мөсәлим Колбаев.

Башкортстан  Яшьләр театрының Казан гастрольләре 19 сентябрь көнне Джанни Родариның «Чиполлино» спектакле (режиссерлары – Рөстәм Хәкимов, Владимир Королев) белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International