Казан Кремлендә тантаналы төстә «Казан фанфаралары» халыкара фестивале ачылды

2019 елның 10 августы, шимбә

Казан Кремлендә «Казан фанфаралары» халыкара фестивале ачылды.

Интернетта  фотолар өчен сылтама: https://yadi.sk/d/pA_opbFFFJmnwg

зур фотолар  өчен сылтама: https://yadi.sk/d/HugrIhWdJ0K53A

Бүген Казан Кремлендә «Казан фанфарлары» VIII халыкара тынлы оркестрлар фестивален ачу тантанасы булды.

8нче «Казан фанфаралары» фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан һәм Болгариядән килгән  оркестрларның Кол Шәриф мәчете янында урнашкан төп фестиваль мәйданчыгына чыгудан башланды.

Чарада катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. «Бу бәйрәм, бер яктан, батырлык, намус, икенче яктан – бердәмлек, гармонияне берләштерә, аннан башка иҗат мөмкин түгел», - дип билгеләп үтте ул.

Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Куркынычсызлык Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов чыгыш ясады. «Озак еллар эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән кеше буларак, мин хәрби оркестрлар безнең белән һәрвакыт бергә, шатлыкта да, кайгыда да янәшә  булды,  дип әйтергә теләр идем. Алар сәнгатьне дә, хәрби  рухны да үз эченә ала, һәрвакыт яхшы кәеф тудыра», - диде ул.

Фестивальдә Россия, Казахстан һәм Болгариянең танылган оркестрларыннан 19 коллектив һәм 700дән артык музыкант катнашты. Бу -Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Милли гвардия коллективлары, шулай ук шәһәр һәм губерна оркестрлары, балалар музыка мәктәпләре коллективлары. «Казан фанфаралары»на чакырылган оркестрларның күбесе беренче тапкыр катнаша.

Узган ел фестиваль чараларында 90 меңнән артык тамашачы булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International