Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» фестиваленең яңа сезонына багышланган матбугат конференциясе узды

2019 елның 5 июле, җомга

Яңа сезон программасы һәм анда катнашучылар турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, фестивальнең авторы һәм музыкаль директоры Ольга Скепнер сөйләде.

11 июльдә Татарстан башкаласында  «Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» Халыкара импровизацияле музыка фестивале ачыла. Гадәттәгечә, ул 2 ай дәвам итәчәк, концертлар Казан Кремлендә узачак.

Фестиваль ел саен киңәя һәм үсә. «Әгәр беренче елда анда меңгә якын кеше булса, бүген концертларга бер сезон эчендә 6-7 мең тамашачы килә», - дип сөйләде матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Бүген безнең фестиваль Россиянең иң яхшы джаз фестивальләре өчлегенә керә. Аның үзенчәлеге -  илебезнең  импровизация белән бәйле музыкантларын җәлеп итү, – дип дәвам итте Ольга Скепнер. – Россиядә авторлык  музыкасы белән танылган гениаль музыкантлар бар, алар белән горурланырга кирәк, чөнки алар джаз мәдәниятендә үзенчәлекле менталитетка ия».

Спикер сүзләренчә, фестиваль элеккечә үк бөтен илдән катнашучылар өчен ачык. Агымдагы елның афишасында - Россия, Германия һәм АКШ музыкантлары.

Программа өч юнәлеш буенча формалаша – яңа артистлар җәлеп итү, чит ил музыкантларын чакыру һәм тамашачы ихтыяҗы. Күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча Казанда узачак фестивальдә "5:0" юбилей программасы белән пианист Евгений Борец һәм саксофонист Николай Моисеенко җитәкчелегендәге "Horsepower" коллективы чыгыш ясаячак.

«12 ел яшәп килгән  хыял быел тормышка ашырыла. Концерт сәхнәсендә Казан Эрмитажыннан китерелгән рояль торачак. Болар барысы да Зилә Рәхимҗан кызы ярдәмендә гамәлгә ашырыла», - дип шатлыгы белән уртаклашты Ольга Скепнер.

«Фестивальнең тамашачылары бар һәм ул көтеп алына, – дип билгеләп үтте «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева. - Узган елларда, кичләрен концертларда калып, мин тамашачылар арасында профессиональ музыкантлар, университет укытучылары, югары уку йортлары галимнәре, мәдәният хезмәткәрләре, район башлыклары, студентлар барлыгына игътибар итә идем»

Спикерлар фестивальнең белем бирү программасына аерым тукталып үтте.

Узган елгы чара кысаларында джаз турында лекцияләр булды. Семинарларны сәнгать белеме докторы, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең музыка һәм композицияләр теориясе кафедрасы мөдире  Александр Маклыгин үткәрде.  Оештыручылар сүзләренә караганда, бу традиция быел да дәвам итәчәк.

«Мәдәният министрлыгы - күңел ачу министрлыгы түгел, безгә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнергә кирәк. Татарстан Республикасы мәдәниятне мәгариф системасына интеграцияләү каралган пилот проектына керде, - дип белдерде Ирада Әюпова. - Кеше музыка, театр, рәсем сәнгате телен аңларга тиеш, монда  үсешебезнең зур потенциалы бар», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Джаз фестивале концертлары Казанда һәр пәнҗешәмбе көнне уза иде. Быел әлеге традиция сакланып калды, әмма концертларның берсе, Казан Кремле территориясендә «Казан фанфарлары» фестивале үткәрелү сәбәпле, сишәмбе — 6 августта булачак. Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана.

Фестивальне ачу тантанасында 11 июльдә Америка джаз-соул җырчысы  һәм гитарачы КУИНН ДЕВО (QUINN DEVEAUX) чыгыш ясаячак. Музыкант күп еллар Америка сәхнәсендә эшли. Ул  АКШның Россия Федерациясендәге Илчелеге ярдәме белән оештырылган Россия буенча зур гастроль туры кысаларында Казанда концерт бирәчәк.

Фестиваль ачылышына аккредитация электрон почта аша үткәрелә: liana2508@inbox.ru (Лиана Абзалова, 89372850121)

Фестиваль программасы:

https://kzn.kassir.ru/festivali/jazz-v-kremle-s-olgoy-skepner

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International