Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара килешү нигезендә Премьер-министрның урынбасарларын һәм министрларны билгели (Татарстан Республикасы Конституциясе 94 нче маддә).
Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (“Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы” турында нигезләмә).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия;
үз компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын хәзерләүдә катнаша һәм аларның үтәлешен тәэмин итә;
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында”гы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән Нигезләмә һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә Министрлык белән идарә итүче вәкаләтен үти;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә министрлык хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларга карата дисциплинар җәза куллана;
Законда каралган тәртиптә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән үзара килешү нигезендә дәүләт уреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, эшкә алу турындагы килешүне төзи, үзгәртә һәм өзә;
Министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр раслый, аларның функциясен, бурычын һәм вәкаләтен билгели, министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;