Спас ярминкәсе: быел Алабугага килүчеләрне ниләр көтә

2017 елның 1 августы, сишәмбе

4-6 августта Алабугада X Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча ярминкә шәһәрнең тарихи өлешендә Шишкин буасы янында “Яшьләр” стадионында үткәрелә.

Спас ярминкәсендә зәркан эшләнмәләр, милли киемнәр, мамык, агач, керамика, күн, пыяла эшләнмәләр һ.б. тәкъдим ителәчәк. “Осталар шәһәрчеге”ндә остаз дәресләре оештырылачак, аларда теләгән барча кеше үз куллары белән сувенирлар ясый алачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртүче сәнәгать продукциясе дә күп булачак.

Кунаклар алдында профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлар чыгыш ясавы көтелә.

Быел Спас ярминкәсендә беренче тапкыр Татарстан Республикасы музейлары урамы эшләячәк, Россия Нәсел утарлары фестивале узачак. Ә нәни кунаклар өчен Су фонарьлары фестивале оештырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International