“Түгәрәк уен” Халыкара татар фольклоры фестивалендә 800 кеше катнашачак

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Бөтендөнья татар конгрессының 3-6 августта узачак VI съезды кысаларында Казанда “Түгәрәк уен” Халыкара татар фольклоры фестивален үткәрү ниятләнгән. Фестивальнең төп чаралары 5 август көнне 16.00дән 19.00гә кадәр “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлык территориясендә үтә.

Фестивальдә Россиянең 20 субъекты: Татарстан (400 кеше), Башкортстан, Кырым, Мари Эл, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләренең фольклор коллективлары катнашачак.  Шулай ук Литва, Польша, Казакъстан коллективлары һәм Кытай Республикасы, Австралия, Төркиядән аерым башкаручылар килүе көтелә. Бәйрәмдә барлыгы 800 кеше катнашачак.

Бер мәйданчыкта Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның биюләре башкарылачак, кушылып биергә дә мөмкин булачак. Һәрбер этник төркем үзенең бию үзенчәлекләрен күрсәтер дип көтелә.

Икенче мәйданчыкка исә, халык уен коралларында уйнаучылар җыелачак. Биредә бармун, курай, кубыз, гөслә, сорнай, думбра, дәф һәм башка уен кораллары тавышын тыңлап булачак. Такмак әйтешүчеләрне аерым мәйданчыкка көтәләр.  Шулай ук "Кичке уен" дип аталган мәйданчык та оештырыла. Анда җырлы-биюле уеннар күрсәтеләчәк. Халык җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләрен башкаручылар да аерым бер мәйданчыкта булачак. Татар халкының сәхнәләштерелгән йолалары да күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International