Халык сәнгать кәсепчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары игътибарына

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Халык сәнгать кәсепчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәмгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен  конкурста катнашучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 25 маенда имзаланган “Халык сәнгать кәсепчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәмгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү Тәртибен раслау турында”гы 368нче карары нигезендә үткәрелә.

Конкурсның максаты - осталар һәм халык сәнгать кәсепчелеге оешмаларының иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлелкәр булдыру, җитештерү  һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен сату өчен шартлар белән тәэмин итү, Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепчелеген торгызу, саклап калу һәм үстерү буенча иң яхшы проектны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашырга теләүчеләр Татарстан Мәдәният министрлыгына конкурс заявкасын тапшырырга тиеш. Бәйге турында тулырак мәгълүмат, тапшырылырга тиешле документлар исемлеген түбәндәге сылтама буенча кереп белергә була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/2017-god-2044737.htm.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 13 августына кадәр Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча 118нче кабинетта кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International