Кариев театры Троицкида чыгыш ясады

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Кариев театры артистлары 27 нче май көнне Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре Мәдәният йорты сәхнәсендә “Галиябану” (М.Фәйзи) спектакле белән чыгыш ясадылар һәм шушы чыгыш белән Халыкара “Татар кызы”, региональ «Татар егете» конкурсларының тарихи туган якны өйрәнү этабы тәмамланды. Кариев театры коллективының ХХ гасыр башы татар халкы тормышын күрсәткән классик әсәр белән катнашуы троицкилылар өчен триумфаль вакыйга булды.

Шулай ук кариевлылар 1886-1913 елларда Габдулла Тукай яшәгән Яушевлар йортына мемориаль такта кую һәм чәчәкләр салу чарасында да катнашты.

Бу чарада шулай ук Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова, өлкәнең туган якны өйрәнүче тарихчысы Рәүф Нәҗип улы Гыйззәтуллин да катнаштылар.

Театрның аксакалы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаганнары өчен чараны оештыручыларга тирән ихтирамын белдерде. Габдулла Тукайның иҗатына һәм мәдәни мирасына хөрмәт йөзеннән чарада катнашучылар “Туган тел” җырын башкардылар.

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының өлкә җәмәгать оешмасы рәисе Л.Р.Колесникова ТР Хакимияте һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына чиксез рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International