Казан консерваториясенең опера студиясе Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын куя

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

28 апрельдә Казан консерваториясе Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы премьерасын тәкъдим итәчәк. Вузда хәбәр итүләренчә, бу бик мөһим вакыйга булачак - әлеге опера Татарстан концерт сәхнәләрендә инде бик озак еллар куелмаган.

Премьера Нәҗип Җиһанов һәм Фуат Мансуровка багышлана. Ул С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы сәхнәсендә барачак.

Премьерада Казан консерваториясен тәмамлаган, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Хәйри, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, шулай ук бүгенге студентлар - опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илдар Рәхимов, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнашачак.

Оркестр ике иҗат коллективын - Казан консерваториясенең Tatarica халык уен кораллары оркестрын һәм симфоник оркестрны берләштерәчәк. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Спектакльдә шулай ук Казан музыка көллияте хоры һәм “Сәйдәш” бию театры катнашачак. Режиссер-куючы – ГИТИСны тәмамлаган Евгений Артамонов.

“Түләк” операсы ике редакциядә : “Түләк” (1945 ел) һәм “Су-Сылу” (1967 ел) бар. Җиһанов үзе беренче редакциясенә өстенлек биргән һәм куелышка да шушысын алганнар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International