26 февраль көнне Мальта Республикасында Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мальтада Россия ватандашлары ассамблеясенең Координацион советы теләктәшлегендә “Мальтада Май чабу бәйрәме” узачак. Бәйрәм кысаларында илдә беренче тапкыр татар мәдәнияте дә тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә РФның Мальтадагы илчесе В.А.Малыгин, илдәге Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык вәкиллеге җитәкчесе А.Р.Матикян, Мальта дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бәйрәмдә Татарстан халык артисты Рөстәм Маликов һәм халыкара конкурслар лауреаты Муса Маликов чыгыш ясаячак.