II “Ватан ул һәм кызлары” Бөтенроссия патриотик конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бәйге РФ Оборона министрлыгы химаясендә “Р.О.С.Т.О.К.” автоном коммерцияле булмаган оешма башлангычы белән Россиянең 10 төбәгендә үткәрелә.
Сайлап алу турларының берсе 14-16 апрельдә Ульяновск шәһәрендә узачак. Анда төрле мәктәпләр һәм иҗат берләшмәләренең 19 яшькәчә булган вәкилләре катнаша ала. Аларның чыгышлары “Патриотик тәрбиянең музыкаль традицияләре”, “Патриотик тәрбиянең бию традицияләре”, “Патриотик тәрбиянең театраль традицияләре” кебек номинацияләр буенча бәяләнәчәк.
Төбәк этабында җиңүчеләр 13-15 октябрьдә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия смотр-парадка барачак. Конкурс турындагы тулырак мәгълүматны anorostok.ru сайтында табарга мөмкин.