Татарстан Мәдәният министрлыгында дәүләт программаларын тормышка ашыруга нәтиҗәләр ясалды

2017 елның 10 феврале, җомга

Бүген министрлыкта Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2016 еллар”) Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

ТР Мәдәният министрлыгы алда аталган программаларны тормышка ашыруда координатор ролен башкара. Аны гамәлгә ашыручылар арасына ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Халыклар ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты керә.

Утырышта ТР мәдәният министры урынбасары  Гүзәл Шәрипова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР Мәгариф һәм һәм фән министрлыгының Милли белем бирү идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева,  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының халыкара эшчәнлек һәм мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш бүлеге башлыгы Марсель Мифтахов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуницияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира  Әхмәтова, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Милли белем теориясе һәм тарихы үзәге җитәкчесе Марат Гибатдинов чыгыш ясады.

Утырыш эшендә дәүләт программаларын тормышка ашыручы министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Иҗтимагый совет әгъзалары, ТР Президенты аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.

Чарада республикада милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, шулай ук дәүләт программаларын тормышка ашыру бурычлары һәм перспективалары хакында фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International