13-18 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының Дәүләт академия рус драма театры гастрольләре (Уфа шәһәре) уза. Гастроль афишасына 4 спектакль кертелгән.
Шул уңайдан 13 февральдә 17 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында матбугат конференциясе узачак. Оештыручылар чарада катнашучыларга спектакльләргә чакыру билетлары вәгъдә итә.