Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә язучы Рафис Корбанның иҗат кичәсе уза

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында шагыйрь Рафис Корбанның иҗат кичәсе узачак Ул әдипнең 60 яшьлек юбилеена багышлана.

Кичәдә Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада Сафиуллина, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Георгий Ибушев, Резидә Төхфәтуллина һәм Айдар Фәйзрахмановның җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле чыгышы көтелә.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Белешмә. Рафис Корбан – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, 2012 - 2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International