Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров вафат булды

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 1 февраль көнне, Татарстанның халык артисты Зиннуров Тимергали Зиннур улы вакытсыз арабыздан китеп барды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 2 февраль көнне 11.00дә, К.Тинчурин театры бинасында була.

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1967-1982 елларда Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1982 елның көзендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзинең “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае”нда Иршат, И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде. Тимергали Зиннуров һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Аның уенына һәрчак табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International