Жюриның махсус бүләгенә түбәндәгеләр ия булды:
Андрей Миронов – «Спектакльнең музыкаль бизәлеше өчен» («Карлик нос», Кырым академия курчак театры, Симферополь);
Д.Карпова, Т.Семейкина, О.Авилова – «Актерлык эше өчен» («Ваня Датский», Белгород дәүләт курчак театры);
Гүзәл Маннапова – «Ханума» спектаклендәге биюләр куелышы өчен» («Әкият» дәүләт татар курчак театры);
Жюриның төп бүләгенә түбәндәгеләр лаек булды:
1. Чуваш дәүләт курчак театры – С.Дорожконың «Спящая КАРсавица» спектакленең сәнгати яктан бөтенлеге өчен»;
2. Чаллы дәүләт курчак театры – «Иң яхшы актерлар ансамбле өчен» («Дюймовочка» спектакле);
3. Самара курчак театры – «Иң яхшы музыкаль бизәлеш өчен» (Никлас Шмидтның «Дикие лебеди» спектакле);
4. Екатеринбург курчак театры – «Иң яхшы рәссам эше» (Франческо Дживониның «Пиноккио» спектакле);
5. Наталия Егорова – «Иң яхшы актерлык эше» (А.Цагарелиның «Ханума»спектаклендәге Ханума роле өчен, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры);
6. Илдус Зиннуров – «Иң яхшы режиссерлык эше» («Ханума» спектакле, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры);
7. Белоруссиянең «Лялька» театры – «Иң яхшы спектакль» (Я.Борщевский, «Погубленная душа или наказание грешника»).