19 сентябрьдә «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» күргәзмәсе ябыла.
Күргәзмәдә ике меңнән артык экспонат файдаланылган. Алар арасында Көнчыгыш Европа халыкларының декоратив-гамәли һәм ювелир сәнгате үрнәкләрен, Якын һәм Урта Көнчыгыш чүлмәкчеләре һәм пыялачылары эшләнмәләрен күрергә мөмкин. Боларның күбесе беренче тапкыр халыкка күрсәтелә.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте