10 сентябрьдә Свияжск тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Бермәнчек бакчасы» керәшеннәрнең православие мәдәнияте беренче республика фестивале уздырыла.
Аның төп максаты–балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм итү, аларны халык сәнгате, борынгы йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыру. Фестивальдә фольклор коллективлары, төрле башкаручылар чыгыш ясый.
polyakov_artur@mail.ru, телефон: 8 (987) 297-98-13
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте