Алабугада арт-симпозиум күргәзмәсе ачылды

2016 елның 25 июне, шимбә

25 июньдә Алабуга музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Халык җырларының сакральлеге» замана сәнгатенең унберенче халыкара  арт-симпозиумы ачылды. Симпозиумда 7 илдән 33 рәссам катнаша.  

28 июньдә 12 сәгатьтә симпозиумда катнашкан рәссамнарның эшләреннән күргәзмә ачылачак.

Анда бирелгән темага язылган, халык эпик әсәрләрен ачып бирүче төрле жанрдагы әсәрләр куелачак. 

Симпозиум көннәрендә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Венгрия, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Чехия Республикасы һәм  Беларусьтан килгән иҗатчылар Алабуганың тарихи мирас объектларында булдылар, алар өчен төрле осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, лекцияләр уздырылды .

8-906-333-38-99

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International