8 июньдә кичке сәгать дүрттә Сынлы сәнгать музеенда «Классик университетта сәнгать һәм мәдәният» проекты кысаларында Санкт-Петербург дәүләт университетының дизайн кафедрасы укытучылары, студентлары, аны тәмамлаучылар эшләреннән күргәзмә ачыла.
Анда 70 тән артык график эш куелачак.
Күргәзмә 9 июльгә кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте