25 майда көндезге сәгать дүрттә «Әкият» курчак театрында Татарстан Республикасының Атказанган артисты Рәшидә Үтәеваның 90 яшьлек юбилеена багышланган юбилей кичәсе була. Артистны дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре тәбрикләр, төрле концерт номерлары кичәнең бизәге булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте