Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Әдәби салонның «Шигырь язга торган каләм белән» утырышы «Г.Державин. Кизләү» китабын тәкъдим итүгә багышлана

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә  Әдәби салонның  «Шигырь язга торган каләм белән» утырышы «Г.Державин. Кизләү» китабын тәкъдим итүгә багышлана. Рус шагыйренең әсәрен татар теленә тәрҗемә итүче – шагыйрь Ренат Харис.

Быел 6 майда Ренат Мәгъсум улы Харисовка 75 яшь тула. Юбилее алдыннан мәшһүр шагыйрь – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Каракалпакиянең һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт һәм Муса Җәлил исемендәге республика премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге һәм Чувашиянең Михаил Сеспель исемендәге халыкара премияләре, РФның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Р.Харис күпкырлы талантының тагын бер танылган ягын – графикасын рәсем сәнгатен үз итүчеләр һәм автор иҗаты белән кызыксынучылар игътибарына тәкъдим итә. Хәер, мондый төр иҗатын ул беренче тапкыр 1997 елда Казандагы А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда җәмәгатьчелек хозурына чыгарып, җитлеккән рәссам булуын раслаган иде инде. Ренат Харис хезмәтләре аша тамашачысы белән хисләрен уртаклаша, туган илнең әллә ни кычкырып тормаган гүзәллегенә карата мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре “күз буа”, дөньяга игътибарлырак булырга өйрәтә. Сызыклар төгәллеге һәм гадилек бергә кушылып, аның хезмәтләренә кабатланмас үзгәлек бирә, авторның иҗат остаханәсенә җитдирәк күз салып, шигъри әсәрнең төп идеясен киңрәк күрергә ярдәм итә. Бу атна пәнҗешәмбе көнне, ягъни 7 апрельдә ачылачак «Шигырь яза торган каләм белән...” күргәзмәсенә андый график хезмәтләр 6 дистәләп куела һәм 10 майга кадәр тамашачы хозурына калдырыла.

Белешмә өчен. Тумышы белән Ульяновск өлкәсе Цильна районы Елхово Озеро авылыннан булган Ренат Харисов Буа районында төрле татар һәм рус мәктәпләрендә укый, Буа шәһәренең А. В. Луначарский исемендәге урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Арча педагогия училищесында укытучы, ВЛКСМньң Татарстан өлкә комитетында инструктор, «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзер — «Сабантуй») җаваплы секретарь, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы секретарь, Татарстан мәдәният министры урынбасары, «Казан утлары» журналының баш редакторы, КПССның Татарстан рескомы идеология бүлеге мөдире, «Татарстан хәбәрләре» (хәзер — «Мәдәни җомга»), “Татарстан яшьләре” газеталарының редакторы булып эшли. ТР парламентында депутат, рәис урынбасары, ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе буларак хезмәт куя.

Ренат Харис каләменнән төшкән тезмә әсәрләр 40лап җыентык рәвешендә дөнья күргән, шигырьләренә 150дән артык вокал жанрдагы җыр иҗат ителгән, музыкаль сәхнә әсәрләре либреттолар язган автор буларак та мәдәни җәмәгатьчелекне шаулаткан замандашыбыз ул. Дөньяның мәшһүр шагыйрьләре иҗатын татар теленә тәрҗемә иткән әдәби тәрҗемәче буларак та танылу алган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International