1 – 6 июльдә Камал театрында Мәскәүнең «Современник» театры гастрольләре була. Үзенең 60 еллык юбилеенда Казанда үз репертуарыннан өч иң күренекле спектаклен Э.М.Ремарк әсәре нигезендә куелган «Три товарища» («Өч иптәш») (1, 2 июль) (төп рольләрдә Светлана Иванова, Александр Хованский, Сергей Юшкевич, Сергей Гирин); А.П.Чеховның «Вишневый сад» («Чия бакчасы») (3, 4 июль) (Марина Неелова, Сергей Гармаш һәм Ольга Дроздова); У.Гибсон әсәре буенча «Двое на качелях» («Икәү таганда») (5, 6 июль) (Чулпан Хаматова һәм Кирилл Сафронов). Гастрольләр Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте