Рөстәм Миңнеханов Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин белән очрашты

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге рәисе, Россия халык артисты Александр Калягин белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев катнашты. 

Әңгәмә барышында яклар Россия төбәкләрендә мәдәният һәм театр сәнгате үсеше турында фикер алышты. 

Искәртәбез, А.Калягинның Казанга визитының төп максаты – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең VII хисап-сайлау съездында катнашу, съездда бүлекчәнең биш ел эчендәге эшенә йомгак ясалачак.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International