«Җәлил укулары» халыкара фәнни конференциясе

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 110 еллыгын бәйрәм итү кысаларында  15-16 февральдә Казанда «Җәлил укулары» халыкара фәнни конференциясе уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, КФУ бергәләп оештыра.

Төп тема: «Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре күзлегеннән чыгып караганда, тормышы һәм иҗаты». Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле һәм иҗади мирасы шактый киң дәрәҗәдә тикшерелгән булуына, хәтта Җәлилне өйрәнү дигән тулы бер фәнни юнәлеш булуга да карамастан, кабат-кабат шагыйрь әсәрләренә һәм татар тарихына, Ватан тарихына мөрәҗәгать итү ихтыяҗы тудыра торган бик күп темалар һәм мәсьәләләр бар.

Конференциянең мәйданчыкларында тематик секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Анда Татарстан, Башкортостан, Германия галимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Пленар утырыш программасына «Төп нөсхә көне» тантанасы да кертелгән. Беренче тапкыр КФУда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре күрсәтеләчәк.

 (843) 238-50-48

(843) 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International