Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында "Татарстан Республикасында фин-угыр халыклары мәдәниятен үстерү мәсьәләләре" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Тарастанның фин-угыр халыклары фестивален уздыру кысаларында Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында "Татарстан Республикасында фин-угыр халыклары мәдәниятен үстерү мәсьәләләре" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы фин-угыр халыклары мәдәни хәрәкәтен алга таба да үстерү, телләрне саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Катнашучылар шулай ук киләчәктә үсеш юлларын билгеләделәр.

Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча Чаллы шәһәрендә Фин-угыр халыклары мәдәнияте үзәген төзү тәкъдиме кертелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International