«Культура» телеканалы беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концертлары циклын күрсәтәчәк.
23 ноябрьдән биш кич дәвамында «Культура» каналында оркестрның Mezzo телеканалында язылган концертлары күрсәтеләчәк.
Концертлар 17:45 тә күрсәтелә башлый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте