Театр сәнгате өлкәсендә М. Сәлимҗанов исемендәге премия беренче тапкыр тапшырылачак

2015 елның 6 ноябре, җомга

7 ноябрьдә Камал театрында Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан чаралар үтә. Беренче мәртәбә Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов премиясе тапшырыла. Режиссерның “Намус һәм тугрылык” номинациясендә алган “Алтын битле”ге беренче мәртәбә театр фойесына куела. Сезне шушы чараларның шаһите булырга чакырабыз!

7 ноябрь чаралары программасы:

10.00 – Марсель Сәлимҗанов каберенә традиция буенча чәчәкләр кую. 2015 елда данлыклы режиссерның тууына 81 ел була. Татар бистәсе зиратына автобуслар 10.00 дә Камал театры яныннан кузгала.

14.30 – Кече сәхнәдә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Кәҗә, сарык һ.б” әкияте премьерасы. Режиссерлары – Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.

18.00 – Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә булдырылды. Премия тапшырылганнан соң театрның Зур сәхнәсендә “Гөргөри кияүләре” спектакле. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

Чараларга 7 ноябрьгә кадәр түбәндәге элемтәләр аша аккредитация үтүегезне сорыйбыз: 293-83-18, 89274464542,  kamal.press@tatar.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International