Б. Пастернакның Чистайдагы мемориаль музеенда рәссам Виктор Петрович Аршиновның «Б. Пастернакка багышлау» күргәзмәсе ачылды.
Аның сүзләренә караганда, Борис Пастернакның оригиналь композицион чишелешләрен индивидуаль графика стиле белән үрү нәтиҗәсендә Останың шигырьләрендәге тойгыларны, драматизм, фәлсәфи яшерен фикерләрне ачып бирү мөмкин булган. Эшләр төрле стильләр, төрле материалларны бергә кушып башкарылган. Алар тамашачыларда зур кызыксыну тудыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте