ДЗКЗда яңа сезон ачылды. Традиция буенча Концерт залында тамашачыларның яшенә карап берничә яңа абонемент тәкъдим ителәчәк. «Бах дигән җиһан» дип аталган абонемент Иоганн Себастьян Бахның тууына 330 ел тулу уңаеннан оештырылган һәм бөтен гаилә белән йөрү өчен каралаган.
«Орган патшалыгы» дигән балалар абонементы нәни тамашачыларны «музыка уен кораллары патшасы» белән таныштыра һәм төрле илләр, төрле чорлар һәм стильләр буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакыра. Залда әле болардан тыш та берничә кызыклы абонемент уздыру каралган.
(843) 292-17-17
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте