Сентябрьнең 4 еннән 6 сына кадәр VII Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, «Иман фильм» продюсерлык үзәге оештыра. Фестивальгә бөтен Россиядән йөзгә якын эш килде. Конкурс уен фильмы, документаль фильм, анимация фильмы, видеоклип һәм балалар проекты дигән 5 номинациядә уза. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Фестивальнең төп бүләге – дәүләт ярдәме белән дебют фильмы төшерү.
89270390201
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте