Санкт-Петербург дәүләт театр һәм сәнгать музее Казанда «Актёр Самойловлар. Барысы да Казанда башланды…» дигән күргәзмә тәкъдим итә

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

14 июльдә кичке сәгать дүрттә Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда «Актёр Самойловлар. Барысы да Казанда башланды…» дигән күргәзмә  ачыла. Аны Санкт-Петербург дәүләт театр һәм сәнгать музее әзерләгән. Проектта төп игътибар актер Василий Васильевич Самойлов (1813–1887) шәхесенә юнәлтелгән. Ул мәшһүр артист Самойловлар нәселенең икенче буыны вәкиле, гаиләдәге иң кызыклы, иң күренекле шәхес.  Василий Васильевич гомеренең бер өлешен Казанда уздыра, һөнәри юлы да шушында башлана.

Күргәзмәдә бөек артистның, аның якыннары, туганнарының шәхси әйберләре, фотосурәтләр куелган. Күргәзмә 13 сентябрьгә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International