Чаллыда славяннарның йола бәйрәме Иван Купаланы уздырдылар

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Чаллыда ундүртенче тапкыр славяннарның йола бәйрәме Иван Купаланы уздырдылар. Традиция буенча бәйрәм Мәләкәс елгасы ярында үтте.   

Рәсми кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде. Театральләштерелгән тамашада Казан, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Чаллы шәһәрләреннән халык фольклор ансамбльләре катнашты.

Елдан-ел Иван Купала чаллыларның гына түгел, республика шәһәрләреннән килгән күпсанлы кунакларның мәхәббәтен күбрәк яулый килә. Быел бәйрәмдә 4 меңгә якын кеше катнашты.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International