16 майдан 17 майга каршы төндә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы иң зур чараларыннан берсен – «Музейда төн» акциясен уздырды. Барлык музейларның программалары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Төрле бәйгеләр, ярышлар, музей фондлары белән танышу кунакларның күңеленә хуш килде.
Музейда бу төнне барлыгы 9080 кеше кунак булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте