Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән Интернет-акция башланып китте

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең методик-оештыру бүлегендә “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән Интернет-акция башланып китте.

Әлеге чара Мәдәният елы уңаеннан Габдулла Тукай шәхесенә ихтирам хисләрен белдерү, шагыйрнең әдәби мирасын һәм сукыр һәм начар күрүче авторларның иҗатын популярләштерү максатында уздырыла.
Акция кысаларында бүлек хезмәткәрләре китапханәнең социаль челтәрләрдәге  рәсми төркемнәрендә теркәлгән укучыларын һәм киң катлам җәмәгатчелекне Тукайның сукыр һәм начар күрүче шагыйрләр тәрҗемәсендәге әсәрләре, шулай ук аларның Тукайга багышлап язылган шигырьләре белән таныштырачаклар. Шигырьләрнең күрү мөмкинлекләре чикләнгән балалар тарафыннан Тукай әсәрләре буенча эшләнгән иҗади эшләрнең фотографияләре белән үрелеп алып барылуы көтелә. 
Акция Габдулла Тукайның туган көненә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International