Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале була

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Фестиваль кысаларында Беларусь Республикасы опера һәм балет театры гастрольләре көтелә

15-29 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале була.

Фестиваль программасын Л.Минкусның "Дон Кихот" балеты премьерасы ачып җибәрәчәк. Спектакль театр сәхнәсендә 1993 елгы куелышта барган, хәзер исә декорацияләр һәм костюмнар яңартылачак, музыкаль текстта һәм хореографиядә дә үзгәрешләр көтелә.

Балет форумы программасына П.Чайковскийның “Аккош күле”, А.Аданның “Жизель”е, Л.Минкусның “Баядерка”сы да керәчәк. XX гасырның совет классикасы исә Владимир Васильев куелышындагы “Анюта”да чагылыш тапкан. Шулай ук фестиваль программасына ике авторлык спектакле дә кертелгән. Болар − “Алтын Урда” (Р.Ахиярова) милли балеты һәм “Carmina Burana, яки Фортуна тәгәрмәче” (К.Орф) мистериясе. Фестиваль ике гала-концерт белән тәмамланачак.

Фестиваль кысаларында Беларусь Республикасы Зур опера һәм балет милли академия театры гастрольләре дә узачак. Алар татарстанлыларга “Кармен-сюита” (Ж.Бизе-Р.Щедрин) һәм “Болеро” (М.Равель), шулай ук “Алты бию” (В.Моцарт) тамашаларын тәкъдим итә. Беларуслар Казанда 24 һәм 25 май көннәрендә чыгыш ясаячак.

Нуриев фестиваленә билетлар сатуга 2 апрель көнне чыгарыла, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International