Минтимер Шәймиев: “Мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәк”

2015 елның 3 марты, сишәмбе

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары, дөньяви кыйммәткә ия тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән идарә итү буенча тәҗрибә уртаклашу зарур. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында Зөянең Успение соборын һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм идарә итү” халыкара семинарын ачып ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белдерде.

Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты консультанты Надежда Филатова, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) эксперты, Грециянең Демокрит университеты профессоры Алкивиадис Препис һ.б. катнашты.

А.Сибагатуллин сүзләренә караганда, узган елны билгеләп үтелгән РФ һәм ТР Мәдәният елы Татарстан өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле булды – Болгар шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. “Хәзер Зөя утрау-шәһәрлегенең бу исемлеккә кертелүен көтәбез. Соңгы елларда Татарстан дәүләтнең фән һәм мәгариф үзәкләре белән ныклы элемтәләре, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау өлкәсендә киң җәмәгатьчелек хәрәкәте буенча үрнәк булып тора”,- диде ТР мәдәният министры.

Үз чиратында, Минтимер Шәймиев республиканың рухи мирасын торгызу белән шөгыльләнүче белгечләр һәм тарафдарлар командасына рәхмәт белдерде. “Бездә гуманлы эш белән шөгыльләнүче бердәм команда. Хәзер безнең белән халыкара экспертларны хезмәттәшлек итүе мөһим. Бүген Татарстанда яхшы дәрәҗәдәге белгечләр төркеме бар, объектларда, барыннан да элек, Россиядә эшләү буенча белемнәре, тәҗрибәләре белән ярдәм итә алалар”, - дип билгеләп үтте ул.

Болгарда һәм Зөядә зур эш башкарылды, беренче чиратта, инфраструктура булдырылды, дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Зөядә төрле технологияләр ярдәмендә барлык соборларның нигезләрен ныгыттылар, күп кенә тарихи объектлар торгызылды. Хәзер дә төзекләндерү эшләре дәвам итә. “Хәзер без Зөяне ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эшлибез. Россия һәм чит ил экспертлары белән киңәшләштек. Экспертлар күзлегеннән Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм Троица чиркәве җәлеп итәрлек дип танылды”, - дип ассызыклады ул.

“Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе фәнни, реставрацион, музей, административ, социаль һәм башка эшчәнлек алып барганда, Зөя территориясендә мәдәни мирас объектларын саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыру белән тәэмин итү буенча идарә механизмнарын эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте. “Без мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә тиеш. Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелү – бөтен җаваплылыкны ЮНЕСКОга бирү дигәнне аңлатмый: без үзебез саклау, оештыру һәм пропаганда өчен җавап бирергә тиеш. Яшь буынга мәдәни-тарихи объектларны төзек килеш тапшыру өчен без бу эшләрне тагын да зур җаваплылык белән дәвам итәргә бурычлы”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты консультанты Надежда Филатова белдергәнчә, 30 сентябрьдә номинация проектлары беренче тапкыр ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгенә тәкъдим ителә. Әмма 1 августка кадәр бу номинация турындагы мәгълүмат Россия Мәдәният министрлыгына, 2015 елның 1 февралендә  номинация турында тулы мәгълүмат Бөтендөнья мирасы үзәгенә тапшырылырга тиеш.

Иртәгә семинар Зөя утрау-шәһәрлегендә дәвам иттерелә.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International