27 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Равил Бохараевның яңа китабын укучыга тәкъдим итү булды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

ТР Милли китапханәсенең зур уку залы кичә башланганда тулы иде инде, шулай да тамашачылар һаман килүен дәвам итте. Мәртәбәле кунаклар, рәсми затлар, әдипнең иҗатын яратучы укучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре монда аерым бер моңсу, әмма җылы атмосфера хакимлек итүен әйтеп үттеләр.

Казанлыларның Бохараевның татар халкы тарихына багышланган, Санкт Петербурганың "Алетейя" (грек теленнән тәрҗемә иткәндә – «Хакыйкать») басмаханәсендә чыгарылган яңа китабы белән очрашу кичәсен ачып җибәреп, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бу шәхеснең һәм аның бай иҗади мирасының  республикабыз өчен әһәмиятен билгеләп китте.

«Равил Бохараев – хәтерләрдән гомергә дә җуелмаячак  күренекле  шәхесләрнең берсе, ә аның мирасын саклау исә хәзер җәмгыятьнең һәм милләтнең бурычына әйләнә» – диде Гүзәл ханым. 

Чыгыш ясаучылар тамашачыга  башта бу китапның инглиз телендә Лондонда  басылып чыгуы, бик тиз таралып бетүе, хәтта Европаның кайбер университетларында студентларга укытырга тәкъдим ителүе турында мәгълүмат җиткерделәр. Автор бу китапны нигездә чит ил чыганакларына нигезләнеп язган.

Соңрак залдагы халыкка Равил Бохараев турында фильм күрсәтелде. Кичә бары уңай һәм матур тәэсирләр калдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International