Минтимер Шәймиев халыкара семинарны ача

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Казанда “Зөянең Успение соборы һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм  аңа идарә итү” халыкара семинары булачак.

Аны  ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ачачак.

Семинарның максаты: Зөя территориясендәге мәдәни объектларны өйрәнү, саклап калу, реставрацияләү һәм популярлаштыруны тәэмин итүнең комплекслы идарә системасы принципларын һәм механизмнарын эшләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшереләчәк.  Анда күп кенә рәсми затлар, архитектура һәм археология өлкәсендә Россия, Татарстан һәм чит илләр белгечләре, галимнәр чакырулы.

Семинарда  ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы белән идарә итү өлкәсендә Россиядә һәм чит илләрдә башкарылган эш тәҗрибәсе, мирас объектларын саклап калу, реставрацияләү, музейлаштыру һәм популярлаштыру механизмнарын эшләү турында фикер алышу узачак.  

Семинар Казанда һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International