15 февраль - татарның бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Һәр елдагыча язучылар, җәмагатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары шагыйрьнең Кремль каршындагы һәйкәленә чәчәкләр китерделәр, тантаналы митинг үткәрелде. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан ачып җибәрде.
Муса Җәлилнең тормыш юлы, үлмәс иҗаты бүгенге яшь буын өчен дә якын, алар аңа битараф түгел. Укучыларның хисле чыгышларын тыңлагач шундый фикергә киләсең. Татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләр дә аны раслый иде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.