Татарстан Республикасының балалар китапханәсе Әдәбият елын Алабуга муниципаль районының Костенеево авылында китапханәчеләр өчен «Китап театры яисә әдәби әсәр каһарманына ничек җан өрергә» дигән осталык дәресе белән ачып җибәрде.
Аның максаты – китап укуга этәргеч бирүнең әлеге актив формасын балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрдә кулланышка кертү. Осталык дәресендә республиканың төрле районнарыннан китапханәчеләр катнашты. Костенеево авылында бу юнәлештә эшләү буенча зур тәҗрибә тупланган.
Осталык дәресе материалларыннан электрон җыентык чыгарырга карар кылынды. Ул республиканың барлык балалар китапханәләренә җибәреләчәк.