Тинчурин театры сәхнәсендә мәшһүр испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган “Өметсез хыяллар” спектакленең яңартылган премьерасы була

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

20 февральдә  18.30 сәгатьтә  мәшһүр испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган (Тәслимә Хәләф тәрҗемәсе) “Өметсез хыяллар” спектакленең яңартылган премьерасы була. Спектакль 2008 елда куелган иде. Тинчурин театры бинасында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, спектакль нибары ике тапкыр Камал театры сәхнәсендә уйналып калды. Хәзер театр спектакльне кабат үз сәхнәсендә торгызырга карар кылды.

Бернарда  Альба -  балаларына бары яхшылык һәм бәхет теләүче ана. Бернарда Альба йорты - кызларын саклау өчен төзелгән ныгытмага тиң. Ләкин әлеге өй кызлар өчен яшәү шатлыгын тою, яраткан кешең белән аралашу, ана булу бәхетен татудан мәхрүм итә торган чын төрмәгә әверелә. Алар, тышкы дөньядан биек, караңгы диварлар белән аерып куелганга, кояш  нурларына тилмергән чәчкәләр кебек сулалар.

Кызларын сукырларча яраткан Бернарда, аларның  кияүгә чыгуы турында ишетергә дә теләми, чөнки кияү булырга тиешле кеше аның кызларына тиң түгел дип саный. Үз киресенә катып, ул хәтта кызларының картая баруы һәм аларның кайчан да булса кияүгә чыга алулары турында уена да китерми. “Аларга болай да яхшы!”,- дип саный ул.

Кайсы яхшырак: сукырларча ана мәхәббәтеме, әллә инде ата- ананың җавапсызлыгымы? Балаларның кайчан үсеп җитүен һәм аларга ата-ананың артык кайгыртуы кирәк түгеллеген кем хәл итә? Бөек испан әдибе Федерико Гарсиа Лорканың “Өметсез хыяллар” (“Бернарда Альба йорты”) спектаклен карагач, әлеге һәм башка сораулар үзеннән- үзе туа.

Режиссеры - Рәшит Заһидуллин, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сценография авторы - Роман Моров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Хөрмәтле журналистлар!

18 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Тинчурин  театрында Ф.Г.Лорка әсәре буенча куелган "Өметсез хыяллар" ("Бернарда Альба йорты") спектаклен массакүләм мәгълүмат чараларына күрсәтү була.
  Cпектакльдән соң матбугат конференциясе уздыру да күздә тотыла. Матбугат конференциясе спектакльнең режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин һәм спектакльдә уйнаучы артистлар катнашында узачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International