Татарстанның 44 мәдәният учреждениесе яңа автомобильле булды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

"Мин республика һәм федераль үзәкнең мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү мөмкинлеге булуга сөенәм", - диде Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, бүген Татарстан мәдәният учреждениеләре алган автомобильләрнең бер өлеше федераль бюджет, икенче өлеше республика бюджетына хисабына сатып алынган.

ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә күп программалар тормышка ашырыла, иң төп юнәлешләрнең берсе - ул мәдәният. "Сез бик әһәмиятле миссия башкарасыз. Матди-техник базаны ныгыту - иң төп бурычларның берсе", - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов, мондый вакыйгалар бик күп булыр, дигән ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, республика мәдәният учреждениеләренә Мәдәният елында гына булышырга кирәкми - әлеге эш системалы рәвештә башкарылырга тиеш.

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул республика башлыгына бүләк өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Соңыннан республика мәдәният учреждениеләре вәкилләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды. ТР Милли музее, Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр дәүләт тарих-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы, район мәдәният йортлары һ.б. учреждениеләр барлыгы 44 автомобиль алды: 16 "Ford Focus" һәм  28 "Lada Largus".   

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International