27 гыйнварда «Кызыл ромашка» клубының Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланган утырышы була

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнварда  көндезге сәгать икедә «Кызыл ромашка» клубының Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланган «Дуслыкка тугрылык» дип аталган утырышы була. Анда язучылар, артистлар, әдипнең якташлары, шәһәр җәмәгатьчелеге һәм мәктәп укучылары катнаша.

«Кызыл ромашка» клубы ун елдан артык Муса Җәлил музеенда эшли. Быел аның утырышлары Әдәбият елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Шәйхи Маннур – Муса Җәлилнең замандашы, дусты, «Муса» романының (1964) авторы. 1970  елларда ул «Агым суларга карап» автобиографик һәм  «Чын сөю бармы?» лирик повестьларын иҗат итә.   

Шәйхи Маннур шагыйрь буларак та танылган, аның күп кенә шигырьләренә музыка иҗат ителгән.  Әйтик, аның сүзләренә язылган «Шахта көе» күптән инде халыкныкы булып санала.  

1957 елда  Мамадыш районының Тулбай авылында – туган авылында  ул үз акчасына китапханә бинасы төзетә һәм авылга шәхси китапханәсен бүләк итә.   1995 елдан аңа  «Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханә» статусы бирелә.

238-50-48

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International