Камал театрында "Татар моңы" фестивале үтте

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
2 декабрьдә Камал театры сәхнәсендә VI Халыкара яшь башкаручылар фестивале үтте. Катнашучыларны һәм тамашачыларны ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләде. "Фестивальнең максаты - талантлы яшь җырчыларны эзләп табу. Мондый фестивальне сакларга кирәк", - диде ул. Концертның беренче бүлеге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Икенче бүлектә "Казан - төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башлакаласы" программасы уңаеннан төрки халыклар җырлары яңгырады.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International