“Әкият” балалар үзәгендә Габдулла Кариев исемендәге театрның яңа сезоны ачыла

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә 14.00 һәм 18.30 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы  белән яңа сезонын ача.

 Театр Азәрбайҗан эпосы буенча эшләнгән “Коркот бабай китабы” (Режиссер РФ атказанган артисты Ринат Әюпов) спектаклен сәхнәләштерү эшенә кереште. Театр бу әсәрне ТР Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелә торган грант хисабына куя.

Хөрмәтле журналистлар! 2нче октябрьдә 14.00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә матбугат конференциясе уза. Журналистларга яңартылган “Галиябану” спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International